Тәкъдим / Предложение в Казани
05 декабря
Иван Васильевич Ломов үзенең күршесе — Степан Степанович Чубуков кызының кулын сорарга килә. Яшьләр арасында кызу бәхәс куба: берсе Үгез Болыннарын Ломовларныкы дип тәкрарласа, Наталья Степановна Болыннарның Чубуковларныкы булуын дәлилли. Булачак кияүне Степан Степанович өеннән куып чыгара. Наталья Степановна исә Ломовның ни максат белән килүен белеп алуга, Иван Васильевичны кире китерттерә. Әмма ау этләре турында башланган сүз кабат ызгыш китереп чыгара. Яшьләргә Степан Степанович кушылуга бәхәс тагы да кызып китә ки, хәтта Ломов аңын җуеп егыла. Чубуков югалып калмый, шундук яшьләргә хәер-фатихасын бирергә ашыга: «Менә гаилә бәхетегез дә башлана!..»
ТЮЗ им. Кариева ул. Петербургская, 55б
Пт, 05 дек
13:00
300 ₽




